2024/25 елга БДИның минималь балларын элеккеге дәрәҗәдә калдырырга тәкъдим иттеләр

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

Мәгариф һәм фән министрлыгы 2024/25 уку елына вузларга керү өчен БДИның минималь балларын үзгәртмичә калдырырга тәкъдим итте. Ведомство приказының мондый проекты 8 августта норматив хокукый актлар проектлары порталында бастырылган.

Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы югары уку йортларына кабул итү өчен, рус теле, әдәбият һәм география буенча бердәм дәүләт имтиханында ким дигәндә 40 балл җыярга кирәк булачак, математика, физика, химия һәм биология буенча - ким дигәндә 39 балл, җәмгыять белеме буенча - 45 балл, тарих буенча - 35, информатика һәм ИКТ - 44, чит тел буенча - 30, әдәбият һәм география буенча - 40 балл .

Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисе Ольга Казакова 26 июльдә "Парламент газетасы" матбугат үзәгендә белдергәнчә, көзге сессия вакытында депутатлар чыгарылыш имтиханнары темасы белән шөгыльләнергә җыена. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International