Яр Чаллыда 57 нче гимназия ачылуга әзер

2023 елның 15 августы, сишәмбе

Барлык эшләр төгәлләнгән, сыйныфларда  һәм лабораторияләрдә җиһазлар урнаштыру эшләре бара. Мәктәп территориясенең мәйданы - 3 гектарга якын, мәктәп өч катлы, бассейн, бина янындагы территориядә спорт кыры бар.

Мәктәп территориясендә инде КПП урнаштырылган, бу елның яңалыгы- үткәрү системасында Face ID кертү булды, ул укучыларның йөзен таный.

Гимназия директоры  Елена Федоренко  мәктәптә меңгә якын укучы укыячак диде. Укучыларны кабул итү әле дәвам итә.  Ә педагогик состав инде тулысынча  тупланган.

Хәзерге вакытта мәктәпнең тышкы ягында  төзелеш эшләре бара - Мәскәү проспектының беренче этабы тәмамлана. Тукталыш мәктәп янында ук урнашачак, тротуарлар инде салынган. Техник эшләр тәмамланганнан соң, төзелеш компаниясе, мәктәпнең юл кырыйларын яшелләндерүне төгәлләргә планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International