Киңәшмәдә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Мәскәү мэрының Мәскәү Хөкүмәтендә социаль үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Анастасия Ракова, Россия Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, вуз ректорлары, педагоглар катнашты.
Традицион август киңәшмәсен ачып, Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, аның темасы - «Татарстан Республикасы мәгарифе: төп бурычлар, әхлакый ориентирлар, сыйфатлы күрсәткечләр».
Республика педсоветында катнашучылар педагогия коллективларының узган уку елында эшчәнлек нәтиҗәләрен карадылар һәм алдагы уку елына бурычлар билгеләделәр.