Яңа дәүләт дәреслекләренә Россия укучылары якындагы биш ел дәвамында күчәчәк. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов Казанда башланып киткән Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә катнашучылар өчен язылган видеомөрәҗәгатьтә игълан итте.
"2025 ел ахырына кадәр барлык фәннәр буенча дәүләт дәреслекләре әзерләнәчәк, бу белем бирү пространствосының сыйфатын һәм бердәмлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк", - диде министр, яңа дәреслекләр буенча укуга тулысынча күчү якынча биш ел алачак, дип өстәде.