Татарстанның 43 районында да мәктәпкәчә белем бирүдә 100 процент мөмкинлек бар. Шул ук вакытта торак төзелеше интенсив алып барыла торган Питрәч һәм Лаеш районнарында урыннар җитмәү куркынычы бар. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин педагогик хезмәткәрләрнең август киңәшмәсендә белдерде.
«Торак төзелешен һәм мәгариф объектларын планлаштыруда үзара килешеп эшәлмәүләре аркасында шушы һәм Биектау, Тукай районнарынд мәгариф оешмаларында урыннар җитмәүгә китерүен аерым билгеләп үтәсем килә», - диде мәгариф һәм фән министры. Мисал итеп ул Питрәч районының Көек авылын китерде, анда мәктәп яшендәге 2,5 мең бала яши. Шул ук вакытта бер генә гомуми белем бирү оешмасы - "Алгоритм" лицее эшли.
"Без вәзгыятьне авраль тәртиптә төзәтергә мәҗбүр, гәрчә аны муниципаль дәрәҗәдә төзелеш планнары формалашу этабында булдырмаска мөмкин булса да", - дип ассызыклады Һадиуллин. Татарстанда 200 меңнән артык бала мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына йөри. Соңгы елларда 300гә якын яңа балалар бакчасы ачылды.