Татарстанның 57 мәктәбендә унынчы сыйныфларны ачу каралмаган. Иң проблемалы хәл Менделеевск районында күзәтелә, анда 15 мәктәпнед 6 сында гына унынчы сыйныфлар ачылачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин педагогик хезмәткәрләрнең август киңәшмәсендә белдерде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин педагогик хезмәткәрләрнең август киңәшмәсендә белдерде.
"Традиция буенча тугызынчы сыйныф укучыларының яртысы диярлек алга таба мәктәптә белем алуны планлаштыра. Яңа уку елында алар өчен меңнән артык унынчы сыйныф ачылачак», - диде мәгариф һәм фән министры. Шул ук вакытта, мәктәпләрнең яртысыннан артыгында унынчы сыйныфларны бары тик универсаль профиль буенча гына ачу планлаштырыла. Республикада 11 гимназия һәм 5 лицей шундый белем бирү оешмаларына керә.