Беренчел мәгълүматлар буенча, Татарстанда БДИдан ике йөз балл алучыларның җидесе алга таба Мәскәү һәм Санкт-Петербург югары уку йортларында укуны планлаштыра. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин педагогик хезмәткәрләрнең август киңәшмәсендә белдерде.
«Безнең югары уку йортлары һәм предприятиеләр җитәкчеләренә, муниципалитетлар башлыкларына мөрәҗәгать итәсем килә. Узган елгы 14 ике йөз баллы алучылапның алтысы гына республика югары уку йортларында белем ала», - диде мәгариф һәм фән министры.
Һадиуллин фикеренчә, талантлы абитуриентларны саклап калу, аларга Татарстанда югары белем алу, эшкә урнашу һәм карьера үсеше мөмкинлекләрен булдыру мөһим. Ул Казан федераль университетының уңай тәҗрибәсен мисал итеп китерде. Югары уку йорты җитәкчелеге, мәктәп укучыларының халыкара һәм бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләргә һәм призерларга, БДИда йөз баллчылар булган беренче курсларга 300 мең сумга кадәр стипендия түләү турында карар кабул итте .