ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов БДИда иң күп балл җыйган, шулай ук халыкара һәм бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр белән очрашты. Шулай итеп, яшьләр республика җитәкчесеннән бүген вузга укырга керсә, нинди юнәлеш сайлар иде, дип сорадылар- нефть химиясе яки ИТ-технологияләрме.
"Мин инженер белгечлеген сайлар идем. Минем беренче белемем - Казан авыл хуҗалыгы институтының инженер-механигы һәм мин үкенмим. Инженерлык белеме миңа ярдәм итә ", - дип җавап бирде Миңнеханов.
Аның фикеренчә, кешеләр кемнедеркабатларга тиеш түгел, ә күңелеңә хуш килгән һөнәрне сайларга кирәк, дип яза ТР матбугат хезмәте.