Казан мэры укытучылар өчен даими эшләүче социаль ипотека программасын эшләргә тәкъдим итте

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Мондый тәкъдим белән шәһәр башлыгы Татарстан җитәкчелегенә педагогик хезмәткәрләрнең республика август киңәшмәсендә мөрәҗәгать итте.

"Безнең тәкъдимне хуплавыгызны һәм укытучылар өчен даими эшләүче социаль ипотека программасын һәм ташламалы аренда торагын эшләүне сорыйм", - диде шәһәр башлыгы.

Быел Казанның М-14 микрорайонында социаль ипотека программасы буенча 70 педагог фатир алды, дип искәртте Метшин. Ул моның өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International