"Мин дә сезнең кебек!": Миңнеханов йөз балл алучыларга ничек барысын да өлгерүе турында сөйләде

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов БДИда иң күп балл җыйган һәм халыкара, бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр белән очрашты. Очрашу барышында балалар республика җитәкчесе белән аралашып, аңа сораулар бирделәр.

 Аларның ничек  барысына да өлгерә аласыз дигән сорауларына  җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов болай диде: "Мин дә сезнең кебек. Бары тик вакытлар үтү белән өстенлекләрне билгеләргә өйрәндем ".

Ул билгеләп үткәнчә, аның эшендә күп вакытны ала торган беркетмә әйберләре бар, әмма шуңа да карамастан, өстенлекләрне, ягъни беренче итеп нәрсзләрне эшләргә икәнен билгеләп  куйсаң, барысына да өлгерергә мөмкин.

Шулай ук яшьләр республика җитәкчесеннән, әгәр ул бүген вузга килсә, нинди юнәлеш сайлар иде-  нефть химиясеме яки ИТ-технологияләрме дип сорадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International