Бу хакта педагогик хезмәткәрләрнең август киңәшмәсендә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде.
"Иң күп вакансияләр математика, физика, рус һәм чит телләр, башлангыч сыйныфлар буенча ", - диде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
306 математика укытучысы кирәк диде ул . Шул ук вакытта КФУ һәм Чаллы педагогика университеты барлыгы 147 шундый белгеч чыгарган. «Шулай итеп, барлык укучылары да республика мәктәпләренә эшкә урнашу шарты белән дә математика укытучыларына ихтыяҗның яртысы гына ябылырга мөмкин», - диде министр. Физика укытучылары белән дә шундый ук хәл. 146 кешегә ихтыяҗ булганда Казан федераль университеты 40 педагог чыгарган, дип ачыклык кертте Хәдиуллин.