Казан мәктәпләре иминлеген саклау өчен 1,4 млрд сум бүлеп бирелгән. Бу акчаларга көймалар, контроль-үткәрү пунктлары, сак бүлмәләре, видеокүзәтү һәм контроль системалары урнаштырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы башкаласы мэры Илсур Метшин педагогик хезмәткәрләрнең республика август киңәшмәсендә хәбәр итте.
«Куркынычсызлыкны тәэмин итүгә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән моңарчы күрелмәгән акчалар бүлеп бирелде. Мәгариф учреждениеләре территорияләрен ябу кемнәргәдер ошамады, тик бу куркынычсызлык таләбе", - дип ышана шәһәр башлыгы. Нәтиҗәдә, Метшин бәяләвенчә, "мәктәп территорияләре аша үтеп йөрүгә бәйле вәзгыять юкка чыкты", вандализм кимегән, чисталык һәм тынычлык арткан.