Рөстәм Миңнеханов укытучыларны һөнәри әзерләүгә игътибар итәргә кушты

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Бу хакта республика җитәкчесе Казанда мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә белдерде.

«Укытучының дәрәҗәсе, абруе - бу бик мөһим. Югары уку йортлары укытучылары турында да  онытырга ярамый. Бу мәсьәләләрне карау өчен ректорларны җәлеп итегез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, узган уку елында педагоглар, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, район башлыклары мәгариф өлкәсендә зур эш башкарганнар. Утырыш азагында ул  иң яхшы педагогик хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International