Түбән Камада шәһәр һәм район мәгариф учреждениеләрен 1 сентябрьгә әзерлеген тикшерү һәм кабул итү башланды. Комиссиягә берничә көндә 60 тан артык уку йортын тикшерергә туры киләчәк. Бүген белгечләр 27 нче мәктәптә булдылар. Алар мәктәпләрнең техник торышына, куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау нормаларын үтәүгә аерым игътибар биргәннәр.
«Безнең төп бурыч - барлык мәгариф учреждениеләренең 1 сентябрьдә балаларны кабул итәргә әзер булуын тикшерү һәм балалдар имин шартларда белем алсын», - дип билгеләп үтте мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Гарифуллин.
Тикшерүчеләрнең һәркайсы үз юнәлеше өчен җавап бирә. Берәүләр ашханәне карый, икенчеләре документацияне өйрәнә, өченчеләре мәктәпнең санитар торышы буенча хисап төзи.