Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы исемле стипендияләрне билгеләү һәм түләү тәртибен стандартлаштыру буенча федераль башкарма хакимият органнары өчен рекомендацияләр эшләде. Бу студентларга һәм аспирантларга яңа түләүләр булдыру өчен акт проектын әзерләү процедурасын гадиләштерергә һәм бертөрлелеккә китерергә мөмкинлек бирәчәк. Тиешле документны РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко имзалады. Документта исемле стипендияләргә кандидатларга таләпләр, аларның конкурс гаризаларын теркәү, конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру кагыйдәләре билгеләнә. Шулай ук , студентлар өчен айлык стипендияләр күләмен 15 мең сумнан һәм аспирантлар өчен 20 мең сумнан да ким булмаган күләмдә билгели.
Түләүләргә бакалавриат һәм специалитет студентлары икенче курстан дәгъва итә ала, магистрантлар һәм аспирантлар - укытуның беренче елыннан башлап. Стипендия алуга кандидатларны вуз галимнәре тәкъдим итәчәк. Стипедиатлар турындагы карарны конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре буенча федераль башкарма хакимият органы кабул итәчәк.