РФ хөкүмәте һөнәри белем дәрәҗәләрен үзгәртү проектын эшләде

2023 елның 18 августы, җомга

РФ Хөкүмәте һөнәри белем дәрәҗәләрен үзгәртү буенча сынау проектын уздыру шартларын билгеләде, ул алдагы өч уку елында илнең алты югары уку йортында дәвам итәчәк, дип белдерде РФ премьер-министры Михаил Мишустин.

"Хөкүмәт сынау проекты эшләде. Аның максаты - һөнәри белем дәрәҗәсен үзгәртү.   Киләсе уку елыннан башлап югары  уку йортларында гамәлдәге укыту системасы  һәм яңа карарлар арасында тәңгәллек урнашачак", - диде ул дүшәмбе көнне үткәрелгән оператив киңәшмәдә. Мишустин билгеләп үткәнчә, пилот проекты  Калининградтан Томскка кадәр алты университетта тормышка ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International