25 августка кадәр балалар товарларының һәм мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча "кайнар линия" эшләячәк. Барлык шалтыратучыларга да белгечләр мәктәп өчен аяк киемен, кием һәм канцелярия әйберләрен ничек дөрес сайларга икәнен аңлатачаклар. Яңа уку елына әзерләнү буенча 8-495-539-36-96 (8-495-687-40-57, 8-495-687-63-60) телефоны буенча фикер алышырга мөмкин. Ә тагын тәүлек буе эшләүче Роспотребнадзорның Бердәм консультация үзәгенә мөрәҗәгать итәргә була. Аның номеры 8-800-555-49-43.