Яңа уку елы башланыр алдыннан әдәбият буенча репетиторлар хезмәтенә ихтыяҗ Россиядә 2022 ел белән чагыштырганда 74%ка артты, рус теле буенча - 60%ка, дип дәлилли ТАСС карамагында булган "Авито услуги" платформасын тикшерү нәтиҗәләре. Яңа уку елы алдыннан гуманитар дисциплиналар: әдәбият ( 74%) һәм рус теле ( 60%) буенча репетиторлар хезмәтенә ихтыяҗ аеруча актив үсте. Иң популяр предметлар өчлегендә шулай ук информатика ( 46%), - диелә хәбәрдә.
Сервис мәгълүматлары буенча, популярлык буенча дүртенче урында математика урнашкан, бу дисциплина буенча репетиторларга ихтыяҗ 42% ка арткан. Алга таба биология ( 35%), физика ( 28%), җәмгыять белеме ( 23%), химия ( 19%) бара.