Татарстанда мәгариф учреждениеләре янында җәяүлеләр инфраструктурасын тикшерә башладылар. “Бердәм Россия” партиясе халык программасы активистлары һәм Дәүләт автоинспекциясе, “БДД” ДБУ хезмәткәрләре мәктәп янындагы юллар территорияләрен бергәләп карап чыктылар. Белгечләр өстәмә тамгалар һәм балаларның иминлеге турында язмалар, юл тамгалары, шулай ук светофорларның һәм кичүләрнең торышын исәпкә ала.
Казан җәяүлеләр кичүләрен бу атна башыннан юл экспертлары һәм активистларының уртак тырышлыгы белән тикшерәләр, алар 65 нче һәм 113 нче мәктәпләр территорияләрен тикшерү нәтиҗәләре белән уртаклаштылар. Нәтиҗәләр буенча эшче төркем алга таба эшләр өчен оператив рәвештә хакимият башкарма органнарына хәбәр итәчәк җитешсезлекләрне ачыклады.
Беренче тикшерүләр Актаныш районында узды. Барлык ачыкланган хокук бозулар буенча актлар төзиячәкләр. Беренче тапкыр акция былтыр уку елы алдыннан узды. Ул вакытта рейдлар барышында 2229 объект тикшерелгән, 190 хокук бозу очрагы ачыкланган. Акция республиканың барлык районнарында уза һәм 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.