Казанда “Глаголица” X Халыкара бәйсез әдәби премиясе конкурсын уздыруга багышланган матбугат конференциясе үтте

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Уникаль проект 10 яшьтән 17 яшькә кадәрле авторлар өчен .  Конкурс үз көчен зур әдәбиятта сынап карарга, танылган сүз осталары белән танышырга, тәҗрибә һәм белем үзләштерергә, туган телне, рус яки татар телен камилләштерергә, фикердәшләрен тупларга мөмкинлек биргән язучылар өчен.

«Глаголица» Халыкара бәйсез әдәби премиясе - яшь авторларның 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге ике телле балалар әдәби конкурсы, ул Татарстан Республикасында 10 ел инде «Бәхетле тарихлар» хәйрия фонды тарафыннан уздырыла.

«Глаголица» премиясе рус һәм татар телләрендә үткәрелә һәм язучылар -жюри әгъзалары фикеренчә,  дөньяда балалар әдәби конкурслары арасында аңа тиңнәр юк! Уникальлек конкурс эшләрен бәяләүгә якын килүдә һәм җиңүчеләрне билгеләүдә тора, алар Казан шәһәрендәге әдәби сменада жюри әгъзаларының һәм яшь авторларның җанлы аралашуы процессында уза.  "Глаголицаның" горурлыгы – жюри  составы, аңа беренче булып Роберт Миңнуллин һәм Михаил Яснов кергән иде.

10 ел эчендә бәйгедә бөтен дөньядан 8,5меңнән артык бала катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International