2023 елның 17 августыннан 18 августына кадәр Мәскәү урбанистик форумы кысаларында урта һөнәри белемнең Бөтенроссия форумы уза, аны Россия Мәгариф министрлыгы һәм Мәскәү Хөкүмәте оештыра.
Форум - федераль масштабтагы иң зур вакыйга, ул хакимият органнары, бизнес-бергәлек, уку оешмалары һәм мәгариф өлкәсендәге экспертларның үзара хезмәттәшлеге өчен төп платформа булырга тиеш. Кунаклар сараенда панель дискуссияләр, кейс-сессияләр һәм халыкара, федераль һәм төбәк экспертлары, хакимият һәм бизнес органнары вәкилләре катнашында лекцияләр узды. Форумда катнашучылар урта һөнәри белем бирүнең ил икътисады үсешенә йогынтысын тикшерәләр.
Әлеге чарада «Профессионалитет» федераль проектында катнашучылар арасыннан һөнәри белем җитәкчеләре делегациясе дә булды. «Көллиятләрне алдан үстерү өчен партнерлык стратегиясе» панель дискуссиясендә Кукмара аграр көллияте директоры Азат Гатин чыгыш ясады.