Уку елы башында, Россиянең 73 төбәгендә, укучыларны капиталь ремонт программасы кысаларында яңартылган 1293 мәктәп каршы алачак. 2023 елда Россиядә 400 гә якын яңа мәктәп төзеләчәк. Бу хакта “Бердәм Россия” партиясе Генераль советы секретаре Андрей Турчак мәктәпләрне төзү һәм капиталь ремонтлау буенча Бөтенроссия штабында белдерде.
Моннан тыш, төзелеше программасы буенчабыел 1 сентябрьдә 2150 уку йорты ачылачак.
Андрей Турчак шулай ук "Бердәм Россия" партиясе мәктәпләрне 1 сентябрьгә, шул исәптән Донецк һәм Луганск халык республикаларында, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә әзерләргә ярдәм итә, дип хәбәр итте. Партия активистлары мәктәп территорияләрен җыештыралар һәм яшелләндерәләр, спорт инвентарьлары, мәктәп китапханәләре өчен әдәбият сатып алалар, мәктәпләрнең әзерлеген тикшерәләр.