Мәскәүдә урта һөнәри белемнең Бөтенроссия форумы кысаларында «Киләчәк остазы: компетенцияләр һәм шәхси сыйфатлар» стратегик сессиясе булды. Форумны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Дәүләт мәгариф университеты оештырды.
Чарада Россия Федерациясе Мәгариф министры урынбасары Денис Грибов, иҗтимагый оешмалар, эре эш бирүчеләр һәм мәгариф өлкәсе оешмалары вәкилләре катнашты. Экспертлар «Наставник» һөнәри стандарты һәм остазлык турында федераль закон проектлары буенча фикер алыштылар.
РФ Мәгариф министры урынбасары Денис Грибов остазлык институтын үстерү буенча инициативаларны гамәлгә ашыру турында сөйләде.