Аралашу барышында Россия Федерациясе Мәгариф министры аңа иҗтимагый башлангычларда киңәшче булырга тәкъдим итте һәм ул ризалык бирде. Шулай ук, Сергей Кравцов Алиас Авидзба белән "Ватанны саклау һәм куркынычсызлык нигезләре" дигән яңа предметның эчтәлеген системалаштыру аша хәрби-патриотик тәрбияне үстерү мәсьәләләре, шул исәптән мәктәп укучыларының СВО геройлары белән очрашуларын уздыру, шулай ук мәктәп музейларында СВО геройларына багышланган махсус экспозицияләр ачу турында фикер алышты.
Ведомство башлыгы тарих буенча яңа бердәм дәреслекне күрсәтте, анда аерым бүлек СВО башлану сәбәпләрен аңлатуга, яңа төбәкләрнең Россия составына керүенә багышланган.
Алиас Авидзба ирекле рәвештә китте һәм хәзерге вакытта "Пятнашка" интернациональ бригадасы составында 87 нче ОСП 1 нче батальоны командиры сыйфатында СВОда катнаша. 2022 елның августында аның аягы яралана.