Рособрнадзор: 2023 елда БДИны камилләштерү буенча 200дән артык тәкъдим кергән

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

Күпчелек тәкъдимнәр инде традицион - төрле фәннәр буенча биремнәрне бәяләү критерийлары турында.

Шулай ук дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү рәвешләрен, БДИ җаваплары бланкларын һәм имтиханнарның озынлыгын үзгәртү турында тәкъдимнәр булды.

Ә тагын хатлар арасында БДИ оештыручыларын сыйфатлырак әзерләүгә һәм апелляцияләр бирү һәм карау процедурасын үзгәртүгә запрослар да бар иде.

Рособрнадзорда барлык кергән тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне җентекләп анализларга вәгъдә итәләр. Нәтиҗәләр буенча БДИ уздыру тәртибенә төзәтмәләр кертелергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International