В.И.Ленин исемендәге мәдәният йортында Казан шәһәр думасы депутаты, Яңа Савин районы “Бердәм Россия” бүлеге секретаре Булат Котдусов район хакимияте вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары белән берлектә беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырдылар.
Булат Котдусов сүзләренә караганда, Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында беренче сыйныфка 4920 укучы барачак. "Беренче сыйныф укучылары өчен барлык дәрәҗәләрдәге депутатлар көче белән 450 дән артык портфель сатып алынган. Алар - күп балалы, аз керемле, мохтаҗ гаиләләр балалары, инвалид балалар. Шулай ук без СВОда катнашучыларның балаларына һәм яңа төбәкләрдәге балаларга да аерым игътибар бирәбез», - дип билгеләп үтте депутат.
Ярдәм канцеляр җыелмалары, рюкзаклар, кием-салым, аяк киеме сатып алу, ата-аналарга матди ярдәм итү рәвешендә күрсәтелә. Комплектка уку һәм иҗат өчен кирәкле мәктәп кирәк-яраклары керә.