Мәктәп укучылары башлангыч хәрби әзерлек кысаларында пилотсыз очкычларны өйрәнәчәк

2023 елның 22 августы, сишәмбе

10-11 сыйныф укучылары башлангыч хәрби әзерлек дәресләрендә БПЛА белән идарә һәм куллану нигезләрен өйрәнәчәкләр. Аерым алганда, укучыларга сугыш кырында пилотсыз очкычларны куллануның үзенчәлекләре турында сөйлиячәкләр. Бу хакта Мәгариф министрлыгы сайтында бастырылган курс программасында әйтелә.

Әйтик, НВП курсының "Техник әзерлек һәм элемтә нигезләре"нең  3 нче номерлы модуль бүлегендә өлкән сыйныф укучыларының БПЛА хәрби куллану ысуллары турында күзаллаулары, дошман дроннарына каршы тору алгоритмын белүе, шулай ук пилотсыз очкычлар белән идарә итү буенча практик  гамәлләр башкарачагы әйтелә.

Уку программасы үзе тугыз модульдән тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International