Бүген, Татарстанда яшәүче 50 дән артык кеше мәгариф мәсьәләләре буенча кайнар линиягә мөрәҗәгать иткән. Татарстанлылар сорауларына «Мәрхәмәт - Милосердие» берләшмәсе хатын-кызлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре һәм ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская җавап бирде.
Сораулар балаларны балалар бакчаларына, мәктәпләргә, урта һәм югары белем бирү учреждениеләренә кабул итү тәртибенә, шулай ук кайнар туклану оештыруга кагылышлы.
Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская билгеләп үткәнчә, балаларны балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә кабул итү мәсьәләләре яңа торак микрорайоннарында яшәүчеләр өчен актуаль булып кала. РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларинова хәбәр иткәнчә, мондый кайнар линияләр даими үткәрелә.