«Профессионалитет» программасы буенча эшләүче 7 көллият һәм техникум кабул итү кампаниясен төгәлләде

2023 елның 22 августы, сишәмбе

Татарстанда 20 июньнән 15 августка кадәр конкурс буенча сайлап алынган 7 белем бирү оешмасында «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасының «Профессионалитет» федераль проектының кабул итү кампаниясе эшләде. Болар - Алабуга политехника көллияте, Чаллы политехника көллияте, Әлмәт политехника техникумы, Кукмара аграр көллияте, Халыкара сервис  көллияте, Г.И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы  һәм  Чаллы технология техникумнары.

Быел сентябрьдә үк  студентлар белем-җитештерү үзәкләренә (кластерларга) һәм урта һөнәри белем бирү үзәкләренә (кластерларына) укырга киләчәк. Студентлар яңа, заманча, актуаль технологияләрне һәм икътисадның реаль секторы таләпләрен исәпкә алып эшләнгән программалар буенча белем алачак, бу техникумны тәмамлаучыларга үз һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлы гамәлгә ашырылырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International