15 августтан 18 августка кадәр Мәскәүдә халыкара армия уеннары-2023 кысаларында «Техно-ДОГ-биатлон» Бөтенроссия яшь армияче хәрби-спорт уеннарының финалы булды.
Катнашучылар махсус трасса һәм күп төрле сынаулар үтте: пневматик винтовкадан ату, автомат җыю-сүтү, гранат ыргыту, су десанты, кинолог, радист, автомобиль йөртүчесе һәм башкалар.
Татарстан командасы Бөтенроссия ярышларының барлык этапларында да бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм 1 нче урынны яуладылар!
Моннан тыш, Татарстан Республикасы командасында катнашучылар Кызыл мәйданда, Дәүләт тарих музеенда, Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең Баш гыйбадәтханәсендә, Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең «Патриот» Хәрби-патриотик мәдәният һәм ял паркында , «АРМИЯ-2023» Халыкара хәрби-техник форумында булдылар , Мәңгелек ут янында Билгесез Солдат каберендә бер минут тынлык үткәрделәр.