14 августтан 31 августка кадәр Мамадыш районында «Кама» савыктыру лагеренда «Нурлы алан» төбәкара смена уза.
Анда татар телен белүче, туган тел буенча олимпиадаларда, Россия Федерациясе төбәкләреннән (Удмуртия, Мари Эл, Ульяновск, Магнитогорск, Киров һәм Чиләбе өлкәләреннән) һәм Татарстан муниципаль районнарыннан (Мамадыш, Кукмара, Алабуга, Түбән Кама, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Теләче, Әтнә, Апас, Ютазы, Яңа Чишмә) иҗади конкурсларда, конференцияләрдә җиңүчеләр арасыннан 12-17 яшьлек укучылар катнаша.
Балалар өчен төрле күңел ачу, спорт һәм танып белү чаралары планлаштырылган. Шул исәптән - флешмоблар, "Интуиция" шоуы, "Стартинейджер" кичке программасы, уеннар һәм конкурслар.