Татарстан кадетлары - "АРМИЯ-2023" Халыкара хәрби-техник форумында катнаштылар

2023 елның 22 августы, сишәмбе

18 августта "АРМИЯ-2023" Халыкара хәрби-техник форумы кысаларында "Важное для обороны страны глазами детей "дигән темага  түгәрәк өстәл узды. Анда «Мәктәп патенты» халыкара балалар фәнни-мәгариф проектында катнашучы яшь уйлап табучылар - мәктәп укучыларының эшләнмәләре каралды.

Түгәрәк өстәл барышында иң яхшы  эшләнмәләр авторларына Роспатентта әлеге эшләнмәләрне түләүсез патентлау өчен сертификатлар тапшырылды. Сәнәгать предприятиеләре вәкилләре бердәм кадрлар сәясәтен формалаштыру кысаларында техник уку йортларының әйдәп баручы кафедраларында уку өчен максатчан уку планында яшь галимнәргә ярдәм күрсәтергә әзер булуларын белдерделәр: мәктәп - вуз - предприятие.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International