14 августтан 20 августка кадәр Дагыстан Республикасының «Огонек» лагеренда XXX Бөтенроссия педагоглар слёты узды. Анда Татарстан Республикасы җыелма командасы да катнашты.
Татарстан җыелма командасын 3 өстәмә белем бирү оешмасыннан 5 команда тәкъдим итте. Казан шәһәренең Мәскәү районы Балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләре йорты командасы спорт ориентлашуы буенча 1 урынны, шулай ук ир-атлар арасында шәхси зачетта спорт ориентлашу буенча Илдар Сабиров һәм Сергей Иванов беренче урынны яуладылар.
Казан шәһәренең Яңа Савин районы «Простор» балалар һәм яшүсмерләр туризмы йорты педагоглары командасы 2 нче урынны яулады. «Җәяүлеләр туризмы техникасы» номинациясендә шәхси дистанциядә уку йорты педагогы Константин Уманцевка 3 урын бирелде.
Балалар һәм яшүсмерләр туризмы Станциясе педагоглары һәм Бөгелмә районы экскурсияләре командасы спорт ориентлашуы буенча 2 нче урынны алды. Ә шәхси зачетта шул ук номинациядә ир-атлар арасында Ильяс Шәйгарданов 2 нче урынны алды.