РФ Мәгариф министры Сергей Кравцовның Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлавы

2023 елның 22 августы, сишәмбе

Сезне илебезнең бердәмлеге символы булган   Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлыйм.

Бүген Россия дәүләт символлары белән танышу белем бирүнең барлык дәрәҗәләрендә күзәтелә. Мәктәпләрдә, көллиятләрдә һәм югары уку йортларында Дәүләт гимны белән бергә Россия Федерациясе Дәүләт флагын күтәрү тантаналары уза. Киләсе уку елында бу традиция, Россия Федерациясенең яңа субъектларын да кертеп, барлык регионнарда да дәвам итәчәк.

Дәресләрдә Дәүләт флагын өйрәнү, «Мөһим сөйләшүләр» дәресләре үсеп килүче буынны тәрбияләүгә, балаларда гражданлык хисе формалаштыруга, безнең зур илебезнең киләчәге өчен җаваплылык формалаштыруга ярдәм итә.

Дәүләт флагы көнендә ныклык, үз көчебезгә  ышаныч һәм дәүләтебез иминлеге хакына эшләрдә уңышлар телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International