2023 елның 20-22 сентябрендә Казанда Kazan Digital Week халыкара форумы узачак. Чара «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә көндезге һәм онлайн форматта узачак.
Чараны Россия Хөкүмәте химаясында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты оештыра. Форумда катнашучылар - цифрлы технологияләр, программа белән тәэмин итү, югары технологияле продукция җитештерүчеләр һәм кулланучылар. Катнашучыларны теркәү рәсми сайтта уза. Шунда ук катнашуның мөмкин булган пакетлары турында мәгълүмат бастырылган.
Форумны уздыру чорында «Казан Экспо»да югары технологияле эшләнмәләр күргәзмәсе, программа белән тәэмин итү, программа-аппарат комплекслары, техника һәм җиһазларның гамәлдәге үрнәкләре узачак.
Вебинарлар сериясе форум алдыннан апрельдән алып 2023 елның сентябренә кадәр уза.
Хакатоннар марафоны һәм Kazan Digital Legends питч-сессияләре форум алдыннан 2023 елның маеннан сентябренә кадәр уза. Катнашуга программистлар, аналитиклар, дата-сайентистлар чакырыла. Финал форум көннәрендә узачак.