Проект Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла. Оештыручылар - Россия Мәгариф министрлыгы, "Россия" телеканалы, VK компаниясенең мәгълүмати ярдәме белән.
2023 елда катнашу өчен гаризаны Россиянең 89 төбәгеннән 7 мең педагог җибәргән. Конкурсның ярымфиналистлары булып рус теле һәм әдәбияты, биология, химия, математика, физика, география һәм тарих буенча белем бирүче 35 педагог танылды. Болар - яшь укытучылар һәм зур эш стажы булган укытучылар, төрле һөнәри конкурсларда катнашучылар. Аларның дәресләре белән "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Классная тема" проекты бергәлегендә танышырга мөмкин булачак.
Җиде педагог "Россия" телеканалы трансляцияләячәк финал сынауларында катнашачак.