Педагогик хезмәткәрләр һәм педвуз студентлары өчен мәгариф дәүләт университетының онлайн-платформасында «Открывая страну» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен теркәлү башланды. Конкурс Россиядә Педагог һәм остаз елын уздыру буенча төп чаралар планына керә.
Конкурста мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренең педагогик хезмәткәрләре, шулай ук урта һөнәри белем бирү оешмалары һәм югары уку йортлары педагоглары, педагогик белгечлекләр студентлары катнаша ала.
Теркәлү этабында конкурсантлар жюри бәяләмәсенә үзләренең педагогик методикалары һәм эшләнмәләре турында хикәя белән кыска видеороликлар тәкъдим итәргә тиеш.