Михаил Мишустин мәктәпләрдә туклану мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

2023 елның 1 сентябреннән дәүләт һәм муниципаль мәктәпләрнең башлангыч сыйныф укучыларын кайнар азык белән тәэмин ителәчәк, дип белдерде вице-премьер Татьяна Голикова премьер-министр Михаил Мишустин үткәргән  оператив киңәшмәсендә.  Бу 7,7 млн укучы. 2023 елда бу максатларга 67 млрд сум каралган. Субсидияләрне  илнең 88 төбәге алачак, шул исәптән Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләрен дә кертеп, алар өчен өстәмә 1,4 млрд сум бүлеп бирелгән.

"Киләсе атнада яңа уку елы башлана. Балалар укырга  керешәчәкләр. Белем алу  аларга уңайлы булсын өчен барысын да эшләргә кирәк", - диде Михаил Мишустин киңәшмәдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International