Татарстан «Армия 2023» форумында тарихи уен тәкъдим итте

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

Татарстаннан ВеселоZavr games командасы патриотик уеннарны эшләү буенча Бөтенроссия конкурсының финалисты булды. Аның идеяләре профессиональ әзерләүчеләргә тормышка ашырылырга тәкъдим ителәчәк. Конкурсны оештыручылар Россия "Знание" җәмгыяте, Роскомнадзор, Баш радиоешлык үзәге һәм РФ Оборона министрлыгының мәгълүмати системалар департаменты һәм инновацион үсеш Баш идарәсе ярдәмендә "Киберпатриот" хәрәкәте.

 ВеселоZavr games командасы Идел буе Булгары барлыкка килү чорына һәм аның Мәскәү кенәзлеге белән берләшүенә багышланган стратегия  һәм симулятор жанрлары тоташкан урында тарихи оффлайн-уен эшләде. Уенчыга яшь дәүләт төзү өчен  зур юл узарга кирәк - аңа башкаланы төзергә, башка шәһәрләр салырга һәм үз җирләрен үстерүдә актив катнашырга туры киләчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International