Татарстанның унике мәктәбе Россиянең иң яхшы мәктәпләре рейтингына керде

2023 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Татарстанның  унике мәктәбе ел саен үткәрелә торган  Россиянең иң яхшы мәктәпләре рейтингына керде.  Алар  131 нче лицей, 2 нче лицей, КФУның IT-лицее, Н.И. Лобачевский исемендәге лицей, Иннополис лицее, 7 нче лицей-интернат, Россия Герое А.В. Козин исемендәге 7 нче гимназия, лицей - инженерлык үзәге һәм 19 нчы гимназия. Шулай ук Яр Чаллының 26 нчы гимназиясе, Яшел Үзәннең 3 нче гимназиясе һәм Әлмәтнең 2 нче лицее.

Рейтинг мәктәпне тәмамлаучыларның илебезнең әйдәп баручы вузларына керүе турындагы мәгълүматлар нигезендә формалаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International