Мәгариф министры 23 августны бердәм Бөтенроссия еллык педсоветлар уздыру көне дип игълан итте

2023 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Бу хакта Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов Ульяновск өлкәсендәге август педсоветы барышында белдерде.

Мәгариф министры хәбәр иткәнчә, 1 сентябрьдән Ульяновск өлкәсенең өлкән сыйныф укучылары, башка төбәкләрдәге яшьтәшләре кебек үк, тарихны яңа, заманча дәреслекләр буенча укый башлаячаклар. “Мәгариф” компаниясенең генераль директоры Наталья Третьяк, дәреслекләр укытучылар шәхси һәм төркемләп  эшләрлек итеп төзелгән, дип билгеләп үтте. Укытучылар өчен методик ярдәм оештырылачак. Август киңәшмәсе барышында төбәк педагогларын бүләкләү тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International