Казансу яр буенда укытучылар скверы барлыкка киләчәк

2023 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

 Аның  мәйданы 0,72 га булыр дип планлаштырыла. Проект буенча скверда "Белем" павильоны, амфитеатр, интерактив зона, арт-объектлар һәм скульптура урнаштырачаклар.

Иҗтимагый киңлекне балалар паркы һәм "УРАМ" экстрим-паркы арасында төзекләндерәчәкләр. Скверның үзәге, балалар өчен интерактив киңлекләр һәм мультимедиа экспозицияләре каралган амфитеатр һәм павильон мәйданы комплексы булачак. Мәйданда укытучыларга багышланган скульптура урнашачак. Скверны "Казансуны үстерү стратегиясе" проекты кысаларында төзекләндерәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International