29-30 августта беренче тапкыр Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Россия Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия һәм төбәк хакимиятләре тарафыннан оештырылган бөтенроссия өйрәнүләре, террорчылык куркынычы янаганда мәгариф оешмалары хезмәткәрләре һәм саклау хезмәткәрләре гамәлләренең комплекслы сценариен эшләү буенча узачак. Чаралар мәктәпләрдә, көллиятләрдә һәм техникумнарда узачак.
Мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә өйрәнүләр барышында хәбәр итү системаларының ничек эшләүләре , оператив хезмәтләр һәм террорчылыкка каршы комиссияләр белән үзара хезмәттәшлек тикшереләчәк. Мондый чаралар үткәрү педагогик коллективларның төрле эш алгоритмнарын куллануга психологик әзерлеген булдыруга ярдәм итәчәк. Аларның нәтиҗәләре муниципаль, төбәк һәм федераль дәрәҗәдә анализланачак.