Бу хакта районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Гарифуллин август конференциясендә әйтте.
Бүгенге көндә шәһәрнең уку йортларында 214 яшь укытучы эшли. Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелгәнчә, мондый белгечләргә ярдәм итү өчен "Безнең яңа укытучы" грантын яңартканнар, мәктәптә эш стажы 3 елдан артмаган педагоглар грант иясе була ала. Конкурста җиңүче 3 ел дәвамында ай саен хезмәт хакына 10 мең сум өстәмә түдәү ала.