"Елның булачак укытучысы" бөтенроссия конкурсы финалистларының исемнәре билгеле булды. Алар арасында - Алабуга федераль университеты студенты Шамил Мәһдиев бар . “Елның булачак укытучысы” финалына 23 студент узды. Татарстан Республикасын бер студент, Казан федераль университетында укучы тәкъдим итте.
Жюри илнең 36 төбәгеннән килгән 300 дән артык гаризаны карап 23 финалистны сайлап алды. Йомгаклау этабы сентябрьдә Грозныйда узачак. Конкурс финалында «Проблеманы чиш», «Техник тема» һәм «Иң яхшы дәрес» сынаулары узачак.