"Чулпан" мәдәни үзәгендә 316 беренче сыйныф укучысына "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында рюкзаклар тапшырылды. Портфельләргә мәктәп өчен кирәк-яратклар утырылган, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясендә.
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе Татарстан Республикасында 2007 елдан бирле эшләп килә, ул аз керемле һәм күп балалы гаиләләр, тәрбиягә бала алучы лар һәм инвалид балалар өчен белем алырга ярдәм итү максатын куя.