Саннар министрлыгы 2023 елда абитуриентлар сайлаган биш иң популяр белгечлекне атады

2023 елның 25 августы, җомга

Быел югары уку йортлары абитуриентлары иң күп  сайлаган белгечлек "Мәгълүмат һәм исәпләү техникасы" булган. Министрлыкта хәбәр итүләренчә, Дәүләт хезмәтенә һәм офлайн бирелгән гаризаларда аны 650 мең тапкыр диярлек күрсәткәннәр. IT-белгечлекләр арасында "Мәгълүмати иминлек" та шундый ук ихтыяҗ булган - аны 175 мең тапкыр сайлаганнар  һәм "Компьютер һәм мәгълүмати фәннәр"  белгечлегенә исә  70 мең гариза биргәннәр.

Гомумән алганда, югары уку йортларында иң популяр юнәлешләр: информатика һәм исәпләү техникасы, белем  һәм педагогик фәннәр, икътисад һәм идарә, клиник медицина һәм машина төзелеше.

 Ә көллиятләрдә иң популяр юнәлешләр: мәгълүмат системалары һәм программалаштыру, шәфкать туташы эше, дәвалау эше, икътисад һәм хисапчы, туризм һәм кунакханә эше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International