Яңа уку елында Татарстанның 700 мәктәбендә тәрбия буенча киңәшчеләр барлыкка киләчәк

2023 елның 26 августы, шимбә

1 сентябрьдән Татарстанның 700 мәктәбендә  тәрбия эшләре буенча балалар иҗтимагый берләшмәләре белән элемтә буенча киңәшчеләр эшли башлаячак. Киләсе елда тагын 250 мәктәптә  бу яңа вазыйфа кертеләчәк. Бу хакта ТР Рәисе ярдәмчесе, “Беренчеләр хәрәкәте” төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов хәбәр итте.

Хәзер барлык балалар һәм яшьләр оешмаларын берләштерүче "Беренчеләр хәрәкәте" беренчел бүлекчәләре төзелә. Хәзерге вакытта 477 шундый бүлек булдырылган. Моннан тыш, Татарстанда 60 балалар бакчасы сынау режимында әлеге хәрәкәт программасында катнашачак.

 “Беренчеләр хәрәкәт” төбәк бүлеге республикада быелның февралендә теркәлгән. Төбәк һәм җирле бүлекләр штатында 135 кеше исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International