Алабугада биология укытучысы Юлия Клюкинага район башлыгы Рөстәм Нуриев автомобиль ачкычларын тапшырды. Тантана "Мобиль укытучы" проекты кысаларында узды.Юлия Клюкина Лекарево авылында эшли, ә Алабугада яши. Автомобиль аңа эшкә йөрергә мөмкинлек бирәчәк.
Ачкычларны тапшыру тантанасында Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова катнашты, ул укытучы һөнәренең аерым әһәмияткә ия булуын ассызыклады һәм педагогларга эшләрендә уңышлар теләде.