Күргәзмә "Казан ярминкәсе" территориясендә ачылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән фотолар һәм видеоматериаллар татар халкының күренекле вәкилләренең ил үсешенә керткән өлешләре турында сөйлиләр.
Күп кенә атаклы дворян нәселләре, шулай ук Россия дәүләт эшлеклеләренең татар тамырлары бар, алар арасында - Виктор Кочубей, Гавриил Державин, Алексей Аракчеев, Феликс Йосыпов. Алар һәм башка күренекле шәхесләр турында күргәзмә экспозицияләре сөйли. Биредә шулай ук 1812 дән алып бүгенге көнгә кадәр сугыш чоры геройлары, медицина, әдәбият, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә танылган эшлеклеләрнең биографиясе тәкъдим ителде.
Күргәзмәнең эчтәлеге өч чорны үз эченә ала: XIV гасыр - XX гасыр башы, 1930-1989 еллар, 1995 елдан алып хәзерге вакытта кадәр.